Май ае яңалыклары

1 май көнне Октябрь һәм Бәкәбез авылларында традицион үткәрелә торган язгы бәйрәм - "Карга боткасы" узды. Аның төп оештыручылары авыл клублары хезмәткәрләре һәм Октябрь башлангыч мәктәбе коллективы булды.

3 мая көнне Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан җирлектә яшәүче сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм сугыш чоры балаларының йортларында булынды, хөкүмәт бәләкләре тапшырылды.

4-5 май көнне Октябрь авылындагы Җиңү Паркында бюджет оешмалары хезмәткәрләре көче белән өмә оештырылды. Эш барышында территориядә 135 данә нарат агачы да утыртылды.

7 май көнне Октябрь һәм Сөякәй авылларында сезонлы эшләр: өмәләр, көтүне чыгару һәм башка сораулар буенча халык җыеннары үтте.

10 нчы май көнне Октябрь һәм Сөякәй авылларында сыерларны көтүгә куа торган күперләр авылдашлар көче белән өмә итеп ремонтланды.

11 май көнне Казан шәһәрендә Дәүләт Советы бинасында "Депутатлар корпусы" исеме астында уку - семинар үтте, анда Мөслим районыннан Иске Карамалы һәм Октябрь авыл җирлеге башлыклары катнашты.

16-18 май көннәрендә чисталык икеайлыгы кысаларында чистарту эшләре, чүплекләрне бетерү эшчәнлеге дзвам итте.

22 май көнне Октябрь авылындагы халыкка су бирә торган су башнясы территорисен үзара салым средстволарына планлаштырылган коймалап алу эшләре башланып китте.

22 май көнне Октябрь авылы басуында кукуруз чәчү эшләре дәвам итте, эш ике сменалы итеп оештырылган.

24 май көнне Күбәк мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды.

25 мая көнне Октябрь башлангыч мәктәбендә 4 класс укучыларын Күбәк мәктәбенә 5 класска озату бәйрәме үтте. Бәйрәмдә әти-әниләрдән тыш бик күп авылдашлар, шулай ук Күбәк мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм җирлек башлыгы Ханнанов И.М. катнашты.

28 май көнне Октябрь авылы су башнясы территориясен коймалап алу эше төгәлләнде, бу эш үзара салым средстволарына эшләнде.

31 нче май көнне Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында авыл җирлекләре башлыкларының зона семинары үтте. Анда җирлектә яшәп, авыл хуҗалыгы продукцияссе җитештерүчеләрнең эшләре каралды, йомгаклау өлешендә ТР хөкүмәте вәкилләренең һәм авыл җирлеге башлыкларының докладлары тыңланды.

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 4 июне, 07:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International