Май ае яңалыклары

«Ык» агрофирмасында язгы чәчү эшләре башланып китте. Механизаторлар һәр минутның кадерен белеп, тырышып эшлиләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 нче май Иске Карамалы авыл җирлегендә  язгы чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр дәвам итте. Җирлектә авыл яшьләре, организация эшчеләре, авыл халкы белән берлектә тирә - юнебезне чистарту максатыннан өмәләрдә даими катнаша. Бу көнне Кооператив һәм Игенче урамнары арасы, мәктәп территориясе,ферма буйлары чүптән тазартылды.

 

 

«2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру нигезендә Күбәк авылында су скважинасы казу эшләре башланып китте.

 

 

1 нче май көнне Яңа Карамалы авылында балалар язны каршылап, "Карга боткасы" бәйрәме үткәрделәр.

 

 

 

 

 

 

 

   4 нче май көнне Күбәк авылында авыл җыены булды. Авыл халкы җирле үзидарә башлыгы И.Н.Кәримовка үзенең сорауларын бирде, көтү чыгу һәм башка проблемалар турында сөйләшенде.

 

 

 

2 нче май көнне Яңа Карамалы  обелиск территориясендә өмә үтте.

 

 

 

 

 

 

 

 

Тиздән Җиңү бәйрәме җитә. Тыл ветераннарына Президентыбыз Р.Н. Миңнехановның котлау открыткаларын тараттык. Бәйрәм төсмере алган чарада балалар ветераннарның истәлекләре белән уртаклаштылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

      8 нче май  көнне Яңа Карамалы авылындагы обелиск янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг үтте. Тыл ветераннарын, авыл халкын Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы И.Н.Каримов, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.Т.Демидов,  Яңа Карамалы авылы  балалар бакчасы мөдире Р.Н.Хаджанова бәйрәм белән котладылар.

 

 

 

 

       8 нче май көнне бәйрәм тантанасы Иске Карамалы авылында дәвам итте. Тыл ветераннарын, авыл халкын Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы И.Н.Каримов, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.Т.Демидов, Күбәк урта  мәктәбе директоры Л.Р.Мөхәмәдиева , җирлекнең  ветераннар советы җитәкчесе Нуруллин Р.Н.  бәйрәм белән котладылар.

 

 

 

  9 нчы май көнне бәйрәм район үзәгендә дәвам итте. Безнең җирлектән Күбәк урта мәктәбе укучылары парадта катнашты. Шулай ук тыл ветераннары Бикмурзина Хашия һәм Галлямова Гамбария апалар бәйрәмгә кунак итеп чакырылган иде. Ветераннарга бәйрәм бик ошады. Барыгызны да бәйрәмнәр белән котлыйбыз!

 

 

 

 

7 нче май көнне Яңа Карамалы авылы зиратында чираттагы өмә үтте. Кирәксез куаклар киселеп, иске коймалар төяп түгелде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча турнир булып узды. Ярышлар укучылыр һәм зурлар арасында булды, җиңүчеләргә махсус дипломнар, медальләр,  истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирның спонсорлары -  Шаймарданов Дамир һәм авыл җирлеге советы.

 

 

 

 

 

   10 нчы май көнне Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы И.Н.Кәримов һәм "Ык" агрофирмасының "Калмыя" бүлеге җитәкчесе В.Р.Фатхуттдинов басуларда язгы чәчү барышы белән таныштылар. Алар механизаторлар белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

12 нче май көнне Күбәк урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм директор урынбасарларының семинары үтте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

13 нче май көнне Михайловка авыл җирлегендә авыл җирлекләре башлыкларының семинары үтте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

15 май көнне Күбәк урта мәктәбе базасында Халыкара гаилә көненә багышланган тематик кичә узды. Биредә түгәрәк өстшл артында  гаиләдә заманча тәрбия  мәсьәләләре турында фикер алышынды, гаилә эмблемасы ясау буенча мастер класс узды.

 

 

 

 

 

16 нчы май көнне Зәй районында военкомат буенча укулар булды.

 

 

 

 

 

 

 

16 нчы май көнне Тукай районына Сарман, Актаныш, Зәй, Мөслим, Түбән Кама һәм Тукай районының үзеннән авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Алар өчен безнең җирлектә зона өйрәтү семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада җирлек башлыкларыннан барысы 165 кеше катнашты. Авыл җитәкчеләре белән очрашуга республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан да вәкилләр килгән иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

16 май көнне Иске Карамалы мәдәният йортында “Хуҗабикә” клубының чираттагы утырышы узды. Биредә бакчада язгы эшләр, үсентеләр турында үзара тәҗрибә уртаклашылды. “Оныкларга хат”  проекты, аны тормышка ашыру  турында фикер алышынды.

 

 

18 май. Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Ык а/ф басуларына бардылар. Армый-талмый язгы чәчүдә хезмәт куючы абыйларга төшке ял вакытында балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

24 май көнне Иске Карамалы авыл җирлеге кунаклар кабул итте: райондагы ветераннар советы рәисләре һәм "Сүнмәс дәрт" ансамбле Түреш авылы һәм Харрас чишмәсендә булдылар, Күбәк урта мәктәбе тарихы белән таныштылар.. Түреш авыл халкы һәм кунаклар "Сүнмәс дәрт" ансамбленең бик матур концертын карадылар.


 

 

 

 

 

 

 

 

25нче май көнне Күбәк урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Район һәм авыл, мәдәният тормышында актив катнашкан балаларга район мәдәният бүлеге, авыл җирлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.

 

 

 

 

 

 

29 нчы май көнне Иске Карамалы балалар  бакчасында моңсу да, күңелле дә бәйрәм - Чыгарылыш кичәсе узды.Бәйрәм балаларның исендә калсын өчен тәрбияче апалары һәм әти-әниләр зур тырышлык куеп әзерләнделәр.Кичәгә бик күп кунаклар, балаларның булачак укытучылары чакырылган иде. Балалар бик матур итеп чыгыш ясадылар. Соңыннан урамга чыгып матур теләкләр теләп шарлар очырдылар. Ак юл сезгә, балалар!

 

 

 

30 нчы май көнне Түреш авылындагы “Харрас” чишмәсендә агачлар утыртылды. Агачларны Казаннан язучы Харрас Әюповның улы Айдар алып кайтты. 5 зәңгәр чыршы һәм камырлык куакларын утыртуда Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Кәримов И.Н., Мөслим районы ветераннар советы рәисе Низамов И. Һәм Күбәк мәктәбе укучылары катнашты.

 

 

 

 

31 май көнне Яңа Карамалы авыл клубы мөдире балалар бакчасы белән берлектә  балаларны яклау көне уңаеннан "Ямьле Сабантуй"  бәйрәме  уздырды.

 




 

Соңгы яңарту: 2017 елның 1 июне, 11:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International