Ноябрь ае яңалыклары

 

12 ноябрь. Органик групп җәмгыятенең ЫК агрофирмасы Калмыя бүлекчәсендә объектлар белән танышу үтте. Органик Групп җитәкчесе Гимадеев Илдар Шамилович, Мөслим районы башлыгы урынбасары Авзалов Ленар Гаязович, урынбасарлар һәм авыл җирлеге башлыгы катнашты. Җитәкчеләр Калмыя бүлекчәсенең ындыр табагын, фермаларны, ремонт мастерскойларын карап үттеләр.

 

 

 

 20 ноябрь көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә 2017 елда гражданнарга узара салым кертү буенча җирле референдум үтте. Сайлаулар халыкның активлыгы белән үтте. Катнашу - 84,4 %, уңай тавыш 95,1 % тәшкил итте.

Соңгы яңарту: 2016 елның 21 ноябре, 08:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International