Октябрь ае яңалыклары

 5 октябрь көнне Иске Карамалы һәм Яңа Карамалы авылларында өлкәннәр декадасы кысаларында тантаналы чаралар үтте. Чәй өстәле артында үткән бәйрәм концертларын йөздән артык өлкән абый- апа карады.

28 нче октябрь көнне Иске Карамалы авыл җирлеге Советының II утырышы булып узды. Сессия карамагына ике мәсъәлә - Иске Карамалы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесен һәм Иске Карамалы авыл җирлеге Башлыгы урынбасарын сайлаулар кертелде. Депутатларның бердәм тавыш бирүе нәтиҗәсендә Иске Карамалы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару моңа кадәр дә шушы вазыйфаны башкаручы - Әһлиева Илсөяр Мөдәрис кызына йөкләнде. Иске Карамалы авыл җирлеге Башлыгы урынбасары итеп Иске Карамалы янгын сүндерү посты җитәкчесе урынбасары Вәлиев Илдар Рүзәл улы сайланды.

 

 

 

 

30 нчы октябрь көнне Иске Карамалы ындыр табагында пай җирләре өчен икмәк өләшү башланды. Авыл халкы тиз арада 2015 нче ел өчен билгеләнгән бодай һәм арпаны алып бетерергә ашыга.

Соңгы яңарту: 2015 елның 30 октябре, 14:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International