Апрель ае яңалыклары

01.04.2017

 1 нче апрельдән районда санитар икеайлык игълан ителде. Чираттагы киңәйтелгән утырышта Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе М.Д.Шаймөхәммәтов санитар икеайлыкта башкарылачак эшләр, беркетелгән участоклар белән таныштырды. Шушы көнне һәр оешма-предприятие территориясендә өмәләр уткәрелде.

 

 

 

 

 

 

01.04.2017

 1 нче апрельдән егетләрне хәрби хезмәткә чакыруның язгы чакырылыш  башланып китте. Язгы чакырылыш барышында Мөслим авыл җирлеге буенча  76 егет медицина тикшерүе узарга тиеш.

 

 

 

 

06.04.2017

Администрациянең кече залында авыл җирлеге секретарьлары өчен электрон хуҗалык китаплары белән эшләү буенча видережимда уку үткәрелде.

 

 

 

 

 

07.04.2017

Санитар икеайлык кысаларында Мөслим авыл җирлеге бинасы янындагы территориядә өмә оештырылды. Өмәдә пенсия фонды, паспорт өстәле, социаль иминиятләштерү, опека бүлеге, архив, авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

08.04.2017

Бүген поликлиникада республика хәрби комиссариатының медицина комиссиясе егетләргә тикшерү үткәрде.

 

 

 

 

 

13.04.2017

Бүген  чакырылыш комиссиясе утырышы үткәрелде.

 

 

 

13.04.2017

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә хәрби комиссариат хезмәткәрләре  һәм хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән очрашу үткәрелде. Очрашуда егетләр контракт буенча хезмәт итү үзенчәлекләре белән таныштылар.

 

 

 

 

17.04.2017

Тиздән истәлекле дата - Бөек Җиңү көне якынлаша. Әлеге бәйрәмгә үзерлек уңаеннан Мемориаль комплекста оешма-предприятиеләр көче белән өмәләр башланып китте.

 

 

 

18.04.2017

Бүген язгы чакырылышның беренче 7 егете армия сафларына хезмәт итәргә китте.

 

 

 

21.04.2017

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә һәм якыннарыгызга иминлек, эшләрегездә уңышлар, бәрәкәтле мул тормыш телибез.

 

 

 

 

22.04.2017

Бүген барлык учреждение, предприятие хезмәткәрләре  гомумрайон өмәгә чыктылар. Өмәдә  оешма-предприятие территорияләре, учреждениеларга беркетелгән участоклар тәртипкә китерделәр, агачлар, баганаларны буядылар.Мөслим чиста сулыш алды.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 24 апреле, 12:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International