01.09.2017
Мөслим район үзәге мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы чаралар үтте.
04.09.2017
Мөслим авыл җирлегендә август аенда 9 бала туды, 5 кеше якты дөнья белән саубуллашты.
05.09.2017
Мөслим Оренбургтан һәм Оренбург өлкәсеннән килгән кунаклар кабул итте.
06.09.2017
Район хакимияте бинасының актлар залында авыл җирлеге башлыклары өчен киңәшмә үткәрелде. Анда җир һәм милек салымнарын җыю, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.
07.09.2017
Корбан бәйрәме уңаеннан Мөслим мөслимәләре өчен Рузалия хаҗия корбан ашы үткәрде.
11.09.2017
Мөслим автостанциясе Кооперативная урамында гимназия бинасы янында эшли башлады.
14.09.2017
14-15 нче сентябрь көннәрендә татар әдәбияте һәм сәнгате көннәре уңаеннан Мөслимгә бер төркем язучылар килде.
15.09.2017
Район мәдәният йортында күренекле якташларыбыз Зөлфәт һәм Наис Гамбәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.
15.09.2017
Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә көзге чакырылышны оештыру максатыннан Сарман һәм Мөслим хәрби комиссариаты вәкилләре авыл җирлекләре хезмәткәрләре белән җыелыш үткәрделәр.
16.09.2017
Мөслимлеләр "Татарстан кроссы 2017" массакүләм спорт чараларына кушылдылар. Ул "Кояшлы Ык" ял зонасында үткәрелде.
17.09.2017
Сарман аграр көллияте филиалы замана таләпләренә туры килерлек итеп ремонт үткәрелгән бинада быелгы уку елын башлап җибәрде. Анда бүген 57 укучы белем ала.
18.09.2017
Көзге чакырылышка чакырылучы егетләргә медицина тикшерүләре башланды.
19.09.2017
19 нчы сентябрьдан МЧС РТ вәкиле катнашында гражданская оборона буенча өйрәтүләр башланды.
19.09.2017
Көзге матур көннәрне ямьсезләп күп кенә шәхси йорт ихаталарында чүп яндыручылар күбәеп китте. 25 сентябрьдән соң чүп яндыручыларга штраф салыначак.
22.09.2017
Мөслимгә Әгерҗе муниципаль районы делегациясе килде. Алар "Җәмигъ" мәчете, район үзәк хастәханәсе, уку-укыту һәм мәктәптән эшләр үзәге, ""Мөслим йөрәге", "Тукай" скверы, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм "Кояшлы Ык" ял итү зонасында булдылар.
23.09.2017
Мөслим урамнарында ремонт эшләре дәвам итә. Яр Чаллы шәһәренең "Автострой" төзү җәмгыяте Мөслим урамнарына ремонт ясау белән мәшгуль. Бакча урамына асфальт җәеләчәк, Кооператив урмандагы тротуарлар яңартылачак.
24.09.2017
Зират - һәркем барасы икенче йортыбыз. Анда туганнар, әти-әниләр, якыннар җирләнгән. Зиратның чиста, тәртиптә булуы халыкның әхлак йөзен күрсәтә. Ел сан яз һәм көз айларында бик күпләр изге эштә - зиратларда үткәрелгән өмәләрдә катнашып килә.
Хөрмәтле мөслимлеләр, кайткан кунаклар! Быел тагын Сезне 30 сентябрь көнне Мөслим зиратында үткәреләчәк өмәгә чакырабыз.
26.09.2017
"Колос" кинотеатрында мөмкинлекләре чикләнгән балаларга өчен мультфильмнар күрсәтелде.
Соңгы яңарту: 2017 елның 27 сентябре, 16:55