Апрель яналыклар

  14 апрель көнне  “Рябинушка” рус фольклор ансамбле  Әлмәт районы Габдрахман авылында  булып узган “Урыс  җыры 2018”   зона  конкурсында катнашты.

 

  13 апрель көнне  район мәдәният йортында  “Яшь бөреләр”фестивале конкурсының гала концерты булып узды. Анда Михайловка урта мәктәбенең 2 нче класс укучысы  Садыкова Зарина  1 урынны яулады.

 

  12 апрель  көнне  Михайловка авылы китапханәсендә  космонавтлар көненә багышланган чара үткәрелде.   Анда китап күргәзмәсе оештырылды,  әңгәмә үткәрелде һәм  “Гаҗәеп  космос дөньясы” дигән рәсем конкурсы  булды.

 

 10 апрель  көнне район мәдәният йортында “Яшь бөреләр” конкурсының сайлап алу бәйгесе узды. Анда Михайловка авыл  җирлегеннән алты чыгыш  узды һәм гала концертка дурт  чыгыш   сайлап алынды.

 

   Михайловка авылы  урта мәктәбе укучылары  9 апрель район мәдәният йортында уздырылган  “Яшь бөреләр” зона бәйгесендә  катнаштылар.

 

      Чисталык  икеайлыгы  кысаларында  Михайловка авыл  җирлегендә  территорияләрне чистарту  башланды.  Өмәгә мәдәният йорты, почта, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре чыкты.

Соңгы яңарту: 2018 елның 20 апреле, 09:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International