май яналыклар

 

   “Каравон” фестивале күп еллардан бирле үткәрелеп килә. “Каравон” –  ул фольклор коллективлар, Рәсәй буенча    халыкчан осталар җыелган зур мәйдан. Шуны билгеләп үтәсе килә,  безнең “Рябинушка”рус фольклор ансамбле  һәрвакыттагыча  шушы олы чарада  бик теләп катнашты.

 

  26 май көнне чисталык икеайлыгы кысаларында Михайловка авыл җирлегендә өмә оештырылды. Әтиләр Советы белән берлектә зур эшләр эшләнде: агачлар һәм куаклар киселде.

УНИЧТОЖЕНИЕ СВАЛОК

   Чисталык икеайлыгы кысаларында Михайловка авыл җирлеге  территориясендә  чуплекләрне чистарту эше бара. Ай дәвамында Элемтә, Михайловка авылларындагы чүплекләр чистартылды.

ДЕНЬ ПОБЕДЫ!

    

 

  7 май  көнне Михайловка авылы мәдәният йортында  Бөек Җиңүгә багышланган концерт уткәрелде.

 

    Михайловка  урта мәктәбе авыл тормышында  бик актив  катнаша. 5 май көнне  укучылар ,укытучылар белән берлектә  урам буйлап  3 куб.метр чүп җыйнап алдылар.

 

МИР, ТРУД, МАЙ!

    Михайловка авыл җирлегендә яшәүчеләр Михайловка һәм Элемтә авылы зияратларына   өмәгә  чыктылар. 6  куб.метр чүп чистартылды.

 

 

Своими руками

 Михайловка авыл җирлегендә яшәүче Сираҗетдинов Әмин  үзенең йорты янында Бөек Ватан сугышы геройларына  күркәм генә һәйкәл ясап куйды. Һәйкәлнең  карангы вакытта да  утлары балкып тора.

 

 

   Михайловка урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә багышланган дәрес үтте. 5 класс укучылары уүзләренең бабалары әбиләре турында сөйләделәр.

 

 

Вручение подарков, пригласительных и писем от призидента.

      Михайловка авыл җирлеге башкарма комитеты һәм укучылар, укытучылар белән берлектә, тыл ветераннарына һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарына Татарстан Президентының котлау открыткасын   тараттылар. Михайловка авыл җирлегендә 3 тол һәм 12 тыл ветераны калды.

 

 

Субботники продолжаются 

  Михайловка авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре атнага 2 тапкыр территорияләрне чистартырга чыгалар.

Соңгы яңарту: 2018 елның 1 июне, 10:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International