2016 елның апрель ае яңалыклары

     

     31 нче март көнне көннең беренче яртысында, Администрация бинасында район башлыгы Муллин Р.Х., барлык авыл җирлеге башлыклары, төрле форма милектәге учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашында Республикакүләм 1 нче апрельдән башланып китә торган чисталык икеайлыгы буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәдә эш планы кабул ителеп район буенча бурычлар билгеләнде, икенче өлештә авыл җирлеге башлыклары 22 нче майда узачак алдан үткәрелүче сайлаулар, авылда кече формадагы хуҗалыкларга ярдәм итүче программалар турында мәгълүмат алдылар. Көннең икенче яртысында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыгыннан килгән комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте, анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм район башлыгы Муллин рамил Хәмзә улы чыгыш ясадылар, ахырдан нәтиҗәләр һәм 2016 нчы елга терлекчелек буенча бурычлар билгеләнде.

             

4 нче апрельдә Сарман районында Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнары авыл җирлекләре өчен оештырылган зона семинар-укулар узды. Семинар ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Шакиров Минсәгыйть Закир улы рәислегендә үтте. Семинарда түбәндә саналучылар чыгыш ясады: Сарман мунициапль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М., ТР Президенты территорияләре белән эшләүче бүлек начальнигы урынбасары Нефедов А.А, ТР финанс министры урынбасары Кисапова О.А., ТР авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Хабипов Р.Р.,  ТР җир һәм милек министры урынбасары Мусин Ф.Ш., экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары- тирә юньне саклау өлкәсендә ТР дәүләт  Баш инспекторы Шакиров Ф.Ф., ТР прокуратура бүлеге Прокуроры Яруллин А.А., ТР Президенты коррупциягә каршы бүлек секторы мөдире Рәхимов С.Ф.,  ТР антитеррорчылык комиссиясе аппаратының Баш киңәшчесе Мирзин А.Ф., ТР хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль ярдәм министры урынбасары Гафаров М.Р. Семинарның рәсми өлеше тәмамланганнан соң Мөслим районы авыл җирлекләре башлыклары өчен, Мөслим районы Башлыгы урынбасары Авзалов Л.Г. һәм аграр көллият директоры Агелтдинов Зөбәир Зәйнетдин улы башлангычы белән Сарман аграр көллияте ресурс үзәге буенча экскурсия үткәрелде.

     

7 нче апрельдә Органик Групп Ык ның "Дуслык" булекчәсе Әмәкәй терлекчелек фермасында, "Игенче" булекчәсенең Бәкәбез терлекчелек комплексында, "Калмыя" бүлекчәсенең Күбәк фермасында, "Калмия" бүлекчәсенең Иске Карамалы ындыр табагында һәм машина трактор паркында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы урынбасары Авзалов Л.Г., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хузин А.Р., авыл хуҗалыгы идарәсенең белгечләре, Әмәкәй,Октябрь, Баек, Иске Карамалы, Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Семинарның төп темасы терлекчелек продукциясе җитештерүне күтәрү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек эшләре турында булды.

7 нче апрель көнне Мөслим Үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең чираттагы утырышы булып узды. Утырыш эшендә катнашкан Башкарма комитетның социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Султанов Р.Җ. һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Садриева Л.Я. бүлекчәнең эш юнәлешләре һәм алдагы чорга планнар белән уртаклаштылар. Бу утырышның эшендә безнең җирлектән Латипова Ф.М. катнашты. Утырышта "Ак калфак" татар хатын-кызлары  Бөтендөнья иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе итеп Мөслим гимназиясе татар теле укытучысы Тимергалиева Эльмира сайланды.

   

9 нчы апрель көнне  авыл җирлеге учреждениеләрендә, санитар-экологик икеайлык кысасында  территорияләрне чистарту эшләре башланды.

  

11 нче апрель көнне Мизгел яшьләр үзәгендә район советының 9 нчы чакырырылыш III сессиясе булып узды. Сессидә барысы 14 карар кабул ителде.

         

13 нче апрель көнне Октябрь авыл җирлегендә язгы кыр эшләре башланып китте. Кырларда механизаторлар көздән сөрелгән җирләрне һәм күпеллык үләннәрне тырмалау эшләрен башкаралар. Бу көнне барысы 130 га үлән җирләре һәм 40 га сөрелгән җирләр тырмаланды, 14 нче апрель көнне тагын 160 га җирдә эшләр башкарылды.

      

13 нче апрель көнне КФХ Хамадишин И.Ф. фермасына 15 мең бройлер чебиләре кайтты. Чебиләрне карау эшләрен 4 кеше алып бара.

       

16 нчы апрель көнне чисталык икеайлыгы кысасында учреждение территорияләрен җыештыру дәвам итте, Күбәк урта мәктәбендә белем алучы 5-8 класс укучыларыбыз Парк территориясен җыештыруны башладылар һәм 8 нче класс кызлары көче белән Обелиск территориясе тәртипкә китерелде.

20 нче апрель көнне "Мизгел" ЯҮ район ветераннар Советы Пленумы узды. Аның эшендә район башлыгы Муллин Р.Х., Иҗтимагый Совет рәисе Йосыпов М.Ш., ветераннар Советы рәисе Низамов И.Х., авыл җирлекләре башлыклары һәм урындагы ветераннар Советы вәкилләре катнашты. Төп доклад 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга планнар турында Низамов И.Х. белән чыкты. Район башлыгы Пленумда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

    

22 нче апрель көнне җирлек буенча Октябрь мәдәният йортында  Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтелде.

          

23 нче апрель көнне өч урында Октябрь авылы Паркында, Бәкәбез авылында һәм Сөякәй авылы зиараты территориясендә өмәләр оештырылды, барысы 53 кеше катнашты.

25 нче апрель көнне 5-8 класс укучылыры катнашында Октябрь авылы паркында җыештыру эшләре дәвам итте, укучыларны ашату оештырылды.

         

25 нче апрельдә, көннең икенче яртысында 2016 нчы елга үзара салым акчасына эшләнергә тиешле эшләр кысасында җирлектәге барлык авылларда да урам юлларын грейдирлау эшләре башланып китте. Эшне "Мост" юл оешмасы башкара.

     

28 нче апрель көнне Октябрь авылы халкы көче белән Мөслим-Актаныш трассасы буендагы нарат посадкасын чистарту оештырылды. Эшчеләр өчен шулай ук кайнар ашта пешерелде.

    

30 нчы апрель көнне Мөслим-Актаныш юлы буендагы посадканы чистарту дәвам итте. Өмәгә алдагы көннәрдә актив катнашка авылның өлкән кешеләре үзләренең өлкән яшьтә һәм сызлануларына, өйдәге мәшакатьләренә  карамастан зур ярдәм күрсәттеләр. Бик зур рәхмәтле без аларга, шактый яшь кешеләр өлкән кешеләрдән үрнәк алып, авылыбыз һәм үзебез  өчен дигән уй-карашта зур эшләрне башкарганда катнашуларына ышаныч белдереп калабыз. Өмәдә шулай ук башлангыч мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы коллективы тырышып эшләде, мәдәният йорты эшчеләре башка көннәрдәге кебек тәмле көндезге аш белән сыйлады.

Ф   О    Т   О

30 апрельдә Октябрь авылы мәдәният йортында балалар өчен Оренбург шәһреннән килгән цирк тәкъдим ителде. Цирк балалар һәм әти әниләр өчен бик тә куанычлы булды.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 3 мае, 08:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International