Август ае яңалыклары

  5 нче август көнне Иске Карамалы мәдәният йортында Казан дәүләт аграр  университетының студентлар татар халык театры Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт турында риваять” мелодрамасын тәкъдим иттеләр. Театрның сәнгать  җитәкчесе  - Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев.  Авыл халкы студентлар чыгышын бик яратып кабул итте.

 

Иске Карамалы авыл китапханәчесе китап укучыларны яңа кайткан әсәрләр белән таныштырды.

 

 

 

 

 

 

Татарстан милли китапханәсеннән өр - яңа китаплар кайту уңаеннан Иске Карамалы авыл китапханәсе атна буе ачык ишекләр көне уздырды. Күргәзмәдә 50 дән артык өр - яңа китап куелды. Алар белән 114 китап укучы танышты.

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Күңел ияләре" исеме астында татар халык авыз иҗатына багышланган чара булып узды. Биредә риваятьләр, ышанулар, элек булган хәлләр турында әңгәмә, кызыклы викторина оештырылды.

 

 

 

 

Армияга көзге чакырылышка әзерлек эшләре башланды.

 

 

 

 

 

 

 

12 нче август көнне Иске Карамалы мәдәният йортында күңел ачу уеннары оештырылды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы мәдәният йорты каршында Яшьләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Физкультурниклар көне уңаеннан Иске Карамалы авылы мәдәният йортында күңелле эстафеталар, велосипедта узышу ярышлары үтте.

 

 

 

 

 

 

 

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”  акциясендә иң зур ярдәмне Батыршина Нәҗибә Шэйхелислам кызы күрсәтте. Әлеге акция аз керемле гаиләләргә ярдәм итү өйзеннән оештырылды. Нәҗибә Шэйхелислам кызы Күбәк урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гатиятуллина Алинәгә уку әсбаплары белән ярдәм итте. Алина Нәҗибә Шэйхелислам кызына зур рәхмәтен җиткерде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”  акциясе старт алды. Иске Карамалы авыл җирлегендә бу акциядә магазин “Мөслим икмәге”, магазин “Восток”, “Кояшкай” балалар бакчасы, Яңа Карамалы балалар бакчасы, Иске Карамалы һәм  Яңа Карамалы амбулаторияләре,  Иске Карамалы һәм  Яңа Карамалы клублары, ПМК-13, авыл советы хезмәткәрләре үз өлешләрен керттеләр.

 

 

 

 

 

Юбилей 95 лет95 яшьлек Миңнебанат апа Россия Президентының котлавын кабул итте. Иске Карамалы авылында яшәүче Таҗиева Миңнебанат Таҗи кызыны 95 яшь тулды. Шушы уңайдан аны Мөслим муниципаль районы Советы, район ветераннар советы һәм Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Нәгыйм улы Кәримов котлады.

 

 

 

 

 

 

 

                                          

 

Татарстан Республикасы конен каршылап,  Иске Карамалы мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта авыл  үзешчәннәре   көче белән "Туган җирем - изге төбәгем" исеме астында тематик концерт оештырылды.

 

 

 

 

                                                                                                                           

Соңгы яңарту: 2017 елның 5 сентябре, 08:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International