Декабрь ае яңалыклары

9 нчы декабрь көнне Яңа Карамалы авыл клубы үзешчән театр коллективы Ф.Бүләковның "Әбиләргә тагын ни җитми?" исемле комедиясен сәхнәләштерде.

 

 

 

 

 

 

12 декабрь көнне  Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" әсәре буенча спектакль куелды. Жюри фикере буенча әсәрнең куелышы кирәкле дәрәҗәдә булды. Спектакль зал тулы тамашачы җыюы белән сөендерде. Әсәр һәркемнең күңелендә матур тәэсирләр калдырды.

 

 

 

 

1 декабрьдән республикабызда инвалидлар ункөнлеге башланды. Шул уңайдан Иске Карамалы авылы депутаты Хайретдинов Булат  1 группа инвалид – Якупова Эльфираның  өендә булды. Ул аңа күчтәнәчләр тапшырды, Якуповлар гаиләсенең тормыш шартлары белән танышты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6 декабрь көнне "Мөслимчә- могҗизалар кыры" уены үтте. Анда безнең җирлектән Хасаншина Рәмзия  катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

 

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубында "Безнең уңган куллар" балалар түгәрәге актив эшләп килә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авылы мәдәният йортында опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлегенең чираттагы җыелышы үтте.

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл җирлегенә караган авылларда кышкы чорда юлларны кардан чистарту  оештырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

Күбәк авылында балалар өчен уен мәйданчыгы куелды. 

Әлеге мәйданчыкта балаларга уйнар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Балаларны сөендергән әлеге уен мәйданчыгы халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына алынды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Декабрь аенда Күбәк авылыннан Маликовлар гаиләсе тәрбиягә тагын өч ятим баланы алды. Балалар гаиләгә бик тиз ияләштеләр. Алар бу йортта чын гаилә җылысын тоеп яшәрләр дип ышанып калабыз.

 

26 нчы декабрь көнне иртән Иске Карамалы авыл җирлегенең Түреш авылында авылны чиста су белән тәэмин итә торган насос янып чыкканлыгы ачыкланды. Авылда күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр яшәгәнне истә тотып янган насосны яңасына алыштыру буенча опертив эшләр башкарылды. Тиз арада Мөслимнән автокран чакыртылды. Өр-яңа насос табылды. Авыл халкы ярдәме белән иске насос тирән скважинадан күтәрелеп яңасы куелды. Кайбер гражданнар системада су юклыгын белми дә калдылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 28 декабре, 13:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International