Июль ае яңалыклары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

30 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең  “Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае” бинасында опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Смирнова Рәмилә Мазһар кызы җитәкчелегендә тәрбиягә бала алган 3 гаилә «Йөрәк берлеге» исемендәге II Республика фестивалендә катнашты. Фестивальне “Ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәге” белгечләре оештырды. Камаловлар, Аглиевлар һәм Шаяхметовлар гаиләләре үзләренең чыгышлары, күргәзмәләре белән чараны бизәделәр. Алар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Без аларга киләчәктәдә яңадан  - яңа уңышлар телибез!

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубында "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында әңгәмә булып узды. Әңгәмә барышында наркотикларның сәламәтлеккә зыяны турында сүз алып барылды. Сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү максаты белән спорт мәйданчыгында балалар белән физик күнегүләр ясалды.

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авылы китапханәсендә "Мин җәйне ясыйм!" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе узды. Анда теләге булган барча балалар да катнашты. Араларында әби-бабайларына кунакка кайтканнар да бар иде.

 

 

 

 

 

 

 

9 июль көнне Яңа Карамалы авыл клубы мөдире кече сыйныф укучылары белән "Без чүп-чарга каршы!" темасына әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында чүплекләрнең әйләнә-тирә мөхиткә йогынтысы һәм бу вәзгыятьне хәл итү турында сүз алып барылды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авылы китапханәчесе "Минем өем - минем куркем!" конкурсының икенче этабын уздырды. Анда безнең авыл җирлегенең 400 гә якын өе катнаша. Җинучеләр 30 август - Татарстан республикасы көнендә билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

11 нче июль көнне терлекчелек өлкәсендә нәтиҗәле бүлеп бирелгән бюджет чараларның дөреслеген тикшерү буенча, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Гайнетдинов Ренат Марат улы Түреш авылында Ахмешин Гомәр хуҗалыгында тикшерү үткәрде.

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авылы Яшьләр  урамында  су торбаларының нык тузган булу сәбәпле, еш кына төзекләндерү эшләре башкарырга туры килә. Шул сәбәпле урамда  су торбаларын алыштыру эшләре башланып китте. Әлеге зур эшне ОАО Алгинская ПМК  “Мелиорация”  башкара.

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубы мөдире әкият геройлары белән табигатькә чыгу оештырды.

 

 

 

 

 

 

 

20 июль - Халыкара шахматчылар көненә багышлап, Иске Карамалы мәдәният йортында яшүсмерләр өчен "Кызыклы дөнья" дип исемләнгән чара узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы "Хуҗабикә" клубында Халыкара торт көненә багышланган чара узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубы директоры "Без  бәхетле балачак иленнән" дигән исем астында балалар белән әнгәмә оештырды. "Бәхет сүзен син ничек аңлыйсын?" дигән сорауга балалар уз фикерләрен һәм уйларын әйттеләр. Аларның җаваплары үзенчәлекле һәм кызыклы булды. Әңгәмәдән соң, балалар истәлеккә фотога тоштеләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 31 июле, 12:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International