Иске Карамалы авыл җирлегендә милли бәйрәмебез - Сабантуй алдыннан, халкыбызның йолаларын дәвам итеп, Сабантуйга чакыру - сөрән салу чарасы булып узды. Егетләр һәм кызлар бәйрәм белән котлап җыр-биюләр башкардылар, бәйрәмгә чакырдылар. Авыл халкы исә әзерләп куйган бүләкләрен тапшырды.
1 июль көнне Иске Карамалы авылында Сабантуйлар гөрләп узды
1 июль көнне кич сәгать 17.00 \дә Сабантуй Яңа Карамалы авылында дәвам итте.
Иске Карамалы авыл җирлегендә авылның яшәешенә битараф булмаган өлкән буын вәкилләре бик күп. Шуларның берсе – Исламова Фәния апа. Ул Күбәк авылында оештырылган һәрбер эштә актив катнаша һәм башлап йөри. Аңа рәхмәт йөзеннән авыл җирлеге башлыгы Каримов Илнур бүләк тапшырды, изге теләкләр теләде.
5 июль көнне Иске Карамалының Борһан мәчетендә Имам-хатиб сайлау булды.
Күбәк урта мәктәбендә һәм Иске Карамалы балалар бакчасында хуҗалык эшләрендә куллану өчен су скважиналары казытылды.
13-14 нче июль көннәрендә Мөслимдә укулар үтте.
Иске Карамалы авыл җирлегендә өмә үтте: авыл җирлегенә караган юл буйларында чүп үләннәре чабылды.
Соңгы яңарту: 2017 елның 31 июле, 13:02