июнь яңалыклары

 

  Михайловка авылы урта мәктәбендә  үзара салым акчасына койма һәм капка  ясау башланды.

 

       17  июнь көнне Михайловка авыл җирлегендә рухи-мирас программасы нигезендә “Безнең буын” дип исемләнгән чара уздырылды. Укучылар белән очрашуга Михайловка авылында яшәүче хезмәт ветераны Евдокимова Татьяна Павловна  балаларга үзе турында сөйләде, үзенең  бүләкләрен күрсәтте. Ә балалар аңа рәхмәт  йөзеннән  концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.  Чарага шулай ук  хезмәт ветераны Светлякова Галина Викторовна да чакырылган иде. Ул  Евдокимова Т.П. чыгышына өстәп сөйләде. Уздырылган чарада  65 кеше катнашты.

 

          8 июнь  көнне Михайловка авыл җирлегендә халкыбызның милли бәйрәме сабантуй булып узды.  Котлау сүзләре белән Михайловка авыл җирлеге башлыгы  һәм район вәкиле Харитонов В.В. чыгыш ясады.  Сабантуйда иҗат төркемнәре актив катнаштылар, бәйрәмгә күтәренке кәеф  бирделәр. Ә мәйданда бу вакытта  уеннар, спорт ярышлары башланып китте. Көне буе  мәйдан шаулап –гөрләп торды. Халык ял итте, якыннары- дуслары белән аралашты, гомумән  вакытны бушка уздырмадылар, һәркем кәнәгать калды.

 

  5 май көнне  Михайловка авыл җирлегендә милли бәйрәм  Сабантуй үткәрү өчен бүләк җыю чарасы булды.  Авыл җирлеге  активлары балалар белән  уеннарда җиңүчеләр өчен авыл буйлап бүләкләр җыйдылар. Бүләк җыю  күңелле җырлар һәм  шаян сүзләр  белән  дәвам итте.

Соңгы яңарту: 2020 елның 24 июле, 08:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International