Май ае яңалыклары

Яңа Карамалы авыл клубында "Карга боткасы" бәйрәме узды.

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган ял концерты булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты территориясендә татар халкының милли бәйрәме «Карга боткасы» булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Чәчәкле май” акциясендә катнаштылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авылы китапханә мөдире 4 сыйныф укучылары белән "Тарих" дигән кичә үткәрде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубы мөдире мәктәп балалары белән берлектә "Ветеранга юл" акциясендә катнаштылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сәнгать мәктәбе укучылары Күбәк авылында туып үскән, танылып килүче яшь артист Нәргиз Камалов белән очрашты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Ветеранга - юл” акциясе кысаларында Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннары.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

7 нче Май көнне Иске Карамалы авыл җирлеге Түреш авылында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл җирлегендә тантаналы митинг булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

11нче май көнне Мөслимнең универсаль спорт залында сигезенче Республика спартакиадасы кысаларында «Өченче Буын» пенсионерлары ТАССР төзелүнең100 еллыгына багышланган 8 район пенсионерлар спартакиадасы узды. Безнең җирлектән Хасаншина Рәмзия шашка буенча 1 урын, Шарифуллина Фирдания ОФП буенча 2 урын алдылар. Котлыйбыз!!!

 

 

 

 

 

15 нче май көнне Иске Карамалы  авыл кешеләре чишмә янын җыештырдылар һәм агачлар утырттылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

16 май көнне Күбәк урта мәктәбе спортзалында "Гаиләм - терәгем минем" темасына бәйрәм кичәсе булып узды. Биредә әтиләр һәм әниләр командалары белән "Күңелле стартлар" уздырылды, әтиләр һәм малайлар командалары арасында волейбол ярышы үтте. Җыр-биюләр бәйрәм кәефе тудырды. Мәктәп һәм авыл тормышында актив катнашкан гаиләләр "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр.

 

 

 

 

 

 

12  нче май көнне Иске Карамалы авыл җирлегенә караган буа яннарында һәм юл буйларында өмә оештырылды. 

 

 

 

 

 

 

 

 

25 май көнне Күбәк авылында гомер итүче Шаяхметова Галия Миргасим кызына 90 яшь тулды. Галия апаны  Мөслим районы администрациясе вәкиле Р.Г.Гарипов, район ветераннар Советы рәисе И.Х.Низамов, Иске Карамалы авыл җирлеге башкарма комитет  җитәкчесе Л.М.Халиуллина, мәдәният йорты директоры Ә.Г.Биктимерова гомер бәйрәме белән котларга килделәр. Юбилярга Россия президенты В.В.Путинның котлау хаты җиткерелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 мае, 09:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International