2015 елның ноябрь ае яңалыклары



2 нче ноябрьдән өлкән кешеләрне грипптан профилактикалау буенча вакцинацияләү башланды.

           

7 нче ноябрь көнне Октябрь авылы мәдәният йортында яшьләр кичәсе үткәрелде. Чарада күрше авыл җирлеге яшьләредә катнашты.

     

7 һәм 8 нче ноябрь көннәрендә халыкка җир пайлары өчен бодай бирү дәвам итте һәм шуның белән бодайны да  бирү төгәлләнде диярлек.

     

14 нче ноябрь көнне Бәкәбез авылының Вахитов урамында су челтәренә ремонт ясалды.

14 нче ноябрь көнне Бәкәбез авылы клубында клуб каршында эшләп килүче "Нур" бабалар театры "Челтер-челтер чишмәбез" дигән әсәрне сәхнәләштерделәр.

 

16 нчы ноябрьдә Октябрь авылы мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Акбай нигә күңелсез?" дигән 4-8 нче класс укучылары катнашында театральләштерелгән әсәр сәхнәләштерелде.

17 нче сентябрь көнне узган елгы үзара салым акчасына Сөякәй авылының 3 урынында: Тукай урамында 1, Садовая урамында 2 урында шлагбаумнар кую төгәлләнде.

Әндереш авылында 19 нчы ноябрьдән башлап суүткәргечне ремонтлау эшләре бара. Эшләрне алып бару салкыннар башлану һәм тишелгән урынны тәгәл ачыклый алмау белән кыенлаша.

19 нчы ноябрьдән башлап, 2015 нче елның үзара салым акчасына  Җиңү паркында койма тоту эшләре башланды. Планлаштырылган эш күләме 90 метр.

25 нче ноябрьдә Җиңү паркының Октябрь-Исәнсеф юлы ягыннан 90 метр озынлыгында койма тоту эшләре төгәлләнде. Эшне башкаручыларга договор нигезендә исәп-хисап ясалды.

26 ноябрь көнне МБМББУ Октябрь авылы "Ландыш" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган иртә үтте. Бәйрәм чарасында әниләрдән башка башлангыч мәктәп коллективы һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары катнашты.

     

27 нче ноябрь көнне Бәкәбез авылы клубында Әниләр көненә багышланган чара үткәрелде. Чарада җирлек башлыгы катнашты. Бәйрәм оешкан төстә үтте, барлык әниләр канәгать калып рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

  

29 ноябрь көнне Октябрь авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Кичәдә исполком җитәкчесе урынбасары һәм  китапханә мөдире катнашты.Бәйрәмдә әниләр турында шигырьләр, җырлар башкарылды.

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International