Ноябрь ае яңалыклары

 Яңа Карамалы авыл клубында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Знатоки Татарстана" интеллектуаль уены булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Смутные времена России" исемле чара булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

8 ноябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында тәмәке куллануга каршы көрәш максатыннан, укучылар өчен "Тәмәке тартуның зыяны" темасына әңгәмә булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

Хәрби патриотик тәрбия, армия сафларында хезмәт итүнең данын күтәрү йөзеннән   Мөслимнең “Мизгел” яшьләр үзәгендә  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2018” узды. 15 якын  хәрби хезмәткә чакырылучы өлкән буынның, Әфган сугышы ветераннарының киңәшләрен тынладылар. Армия турында кызыклы видеоклиплар һәм концерт номерлары карадылар. Бәйрәм булачак солдат әниләренә чәчәк бәйләмннәре бирү һәм истәлек фотосына төшү белән тәмамланды. Тантаналы өлештән соң Мөслим мемориал комплексындагы “Билгесез солдатка” егетләр исеменнән венок һәм чәчәкләр салынды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Авыл җирлеге Советы,  мәдәният йорты хезмәткәрләре  Иске Карамалы авылы мәдәният йорты  янында  яшь чыршы һәм нарат   үсентеләре утырттылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Безнең Иске Карамалы авыл җирлеге бу ярминкәләрдә актив катнашты, төрле яшелчәләр белән сату итте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үзара салым акчасы хисабына башкарылган иң зур эшләрнең берсе – Яңа карамалы авылы клубы ремонтланды. Дөресрәге, авыл клубы төзекләндерү өчен яраксыз иде, ремонт иске мәктәп бинасына ясалды. Аның түбәсе яңартылды, тышланды, эчке эшләр башкарылды, тәрәзәләр алыштырылды. Гомумән, капиталь ремонт барышында нинди эшләр башкарыла, барысы да эшләнде. Киров өлкәсенең “Стройсервиз” төзелеш оешмасы 900 мең сумлык ремонт үткәрде.

 

 

 

18 нче ноябрь Иске Карамалы  авыл җирлеге территориясендә  Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы Иске Карамалы  авыл җирлеге гражданнарының  2019 нчы  елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдум көнне сайлау участогында һәр гражданин бюллетень алды. Ә анда һәр гаражданин “әйе” яки “юк” дигән җавапны сайларга тиеш иде.

Референдумда  халык актив катнашты һәм  үз тавышын бирде.

Барлык сайлаучылар саны – 787

Сайлауга килүчеләр – 650

«Әйе» - 559 (86,0%)

«Юк» - 86 (13,24%)

«Бозылган» - 5 (0,76%)

Иң мөһиме, үзара салымның 1:4 пропорциясендә өстәмә финанслануы. Ягъни без биргән 1000 сумга республика казнасыннан тагын 4000 сум өстәячәкләр. Референдум буенча үзара салым 2019 елда башкарасы эшләргә җыйналачак.

 

 

 

 

Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре озын чәчле кызлар өчен «Озын толым – кызлар күрке» танып-белү-күңел ачу программасы  үткәрделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында эшләп килүче “Хуҗабикә” клубының чираттагы утырышы “Минем яраткан шөгылем” исеме астында узды. Биредә һәркемнең иҗат җимешеннән күргәзмә, бик тәмле камыр ашларыннан мул табын, үзара киңәшләшү-аралашудан күңелгә рәхәт атмосфера туды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Халыкара толерантлык көне уңаеннан Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен мәгълүмати-интеллектуаль дәресләр үткәрделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авылы "Кояшкай" балалар бакчасы "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында катнашканы өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы "Кояшкай" балалар бакчасында башлангыч класс укытучылары өчен "Ачык ишекләр" көне узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 12:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International