Ноябрь яңалыклары

 

    29 ноябрь дә Михайловка авыл җирлегендә Әниләр көненә багышланган чара үткәрелде.  Җирлек башлыгы  барлык әниләрне  һәм “Рябинушка” фольклор ансамблен  котлады.

 

    28 ноябрьдә Мөслим  район мәдәният йортында  үткәрелгән  “Әниләр” көненә безнең җирлектән  дә лаеклы Әниләр   чакырылган иде. Алар – Гайсина Роза Мирзагит кызы, Чернышева Вера Николаевна  тәбрикләүләр    һәм бүләкләр кабул итте .

       21 ноябрь  көнне  Михайловка авылы мәдәният йортында  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  Ришат Хөсәеновның “Изге ялган” дигән  спектакле күрсәтелде.

 

   Михайловка авыл җирлегенең   мәктәпкәчә яшьтәге  балалар группасы  Республика рәсем конкурсында катнашты.      Софин В. җиңүче дип табылды. Җиңүчене бүләкләү һәм приз тапшыру өчен    15 ноябрь көнне ООО “Гринта”  компаниясе вәкилләре Мөслимгә килде. Молофеев А.В.  бүләкне  үзе  тапшырды. Котлыйбыз!

 

    14 ноябрь көнне Михайловка авыл җирлегендә Элемтә авылының  “Әсгать” мәчетендә  Мәүлид бәйрәме уздырылды. Мөслимнән һәм Сарман районыннан кунаклар килде.

    9 ноябрь көнне Михайловка авылы мәдәният йортында өстәл теннисы буенча  турнир үткәрелде. Ярышларда Михайловка авыл җирлеге яшьләре һәм кунаклар катнашты. Уен азагында   беренче, икенче, өченче урыннарга җиңүчеләр билгеләнде, аларга  Михайловка авыл җирлеге башкарма комитетыннын акчалата  бүләкләр тапшырылды.

 

   .8 ноябрь көнне Михайловка урта мәктәбендә  җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидит -  Мәҗитов Илкам Заһит улы белән очрашу узды.  Ул 37 ел Михайловка  урта мәктәбендә физкультура дәресләре укыткан. Укучылар күренекле, үз эшләренең остасы  булган  кешеләр турында  белергә һәм  онытмаска тиеш.

 

    Михайловка авыл җирлегенең  “МУР” командасы районда узган КВН да уңышлы чыгыш ясадылар һәм  сертификат, диплом белән бүләкләнделәр.

Соңгы яңарту: 2019 елның 3 декабре, 14:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International