Ноябрь ае яңалыклары

Иске Карамалы авылында гомер кичерүче Хөршидә әби Шәмсетдинова 1 нче ноябрь көнне үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Хөршидә әбигә 90 яшь тулды.  90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләр тапшырдык, изге теләкләр теләдек.  

 

 

Шулай ук 1 нче ноябрь көнне күп еллар Иске Карамалы җирле үзидарәсендә секретарь булып эшләгән Гараева Фәүзия апаның да 75 яшьлек юбилее. Аны Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Кәримов И.Н, анда эшләүче хезмәткәрләр һәм клуб эшчеләре юбилее белән котлады.

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубында "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы концерты булып узды. Тамашачылар үзешчән артистларның һәр чыгышларын зур соклану белән кабул иттеләр.

 

 

 

 

 

4 ноябрь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында ШТМ конкурсының зона сайлап алу туры булып узды. 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авылы «Кояшкай» балалар бакчасы һәм Күбәк урта мәктәбе коллективы үзләренең территорияләрендә агач утырттылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

19 нчы ноябрь Иске Карамалы  авыл җирлеге территориясендә  Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы Иске Карамалы  авыл җирлеге гражданнарының  2018 нче  елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдум көнне сайлау участогында һәр гражданин бюллетень алды. Ә анда һәр гаражданин “әйе” яки “юк” дигән җавапны сайларга тиеш иде.

Референдумда  халык актив катнашты һәм  үз тавышын бирде.

Барлык сайлаучылар саны – 797

Сайлауга килүчеләр – 650

«Әйе» - 604 (92,92%)

«Юк» - 44 (6,8%)

«Бозылган» - 2 (0,3%)

Иң мөһиме, үзара салымның 1:4 пропорциясендә өстәмә финанслануы. Ягъни без биргән 1000 сумга республика казнасыннан тагын 4000 сум өстәячәкләр. Референдум буенча үзара салым 2018 елда башкарасы эшләргә җыйналачак.

 

 

 

Район мәдәният йортында КВН ярышларының финалы үтте. Анда биш команда: Иске карамалы  "Әшәке малайлар", Вәрәшбаш  "Кәҗәкәйләр",Баланны "Текә борычлар", Исәнсеф "Шундыйлар", Рус. Шуган авыл җирлекләреннән "Бригада" командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә Иске Карамалы авыл җирлегеннән " Әшәке малайлар " командасы 3 нче урынга лаек булды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әниләр көне уңаеннан Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Күбәк урта мәктәбе коллективы белән берлектә 24 ноябрь көнне "Кадерләргә соңламыйк" исеме астында бәйрәм концерты булып узды."Нур" балалар театры, "Әшәке малайлар" төркеме дәртле биюләр, шатлыклы җырлар һәм ихлас котлаулар аша кадерле әниләребезгә рәхмәт хисләребезне җиткерделәр.

 

 

26 ноябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Озак яшә, әнкәй, шатлык белән" исемле бәйрәм чарасы булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 28 ноябре, 12:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International