2016 елның октябь ае яңалыклары

  

1 нче октябрь көнне милли ризыклар бәйгесе үтте.

  

2 нче октябрь көнне Сөякәй авылында агач кисү эшләре дәвам итте.

   

3 нче октябрь көнне Октябрь авылындагы Парк территориясендә чаганнарны төпләү эшләре тәгәлләнде, бу эшне ОАО Алга ПМК "Мелиорация" оешмасы башкарып чыкты, авыл җирлеге Башкарма комитеты исеменнән башкарган эшләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерәбез, хәзерге вакытта эшләнгән эшләр өчен акча күчерү эшләре бара, шулай ук Парк территориясендә булган һәм кирәксезгә чыккан газ үткәргеч торбаларын сүтеп алу эше чиратта тора. 

     

5 нче октябрь көнне авыл җирлегенең барлык авылларында да Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелде, өлкәннәрне Октябрь башлангыч мәктәбе һәм "Ландыш балалар бакчасы коллективы сәламләде, концерт номерларыннан соң өлкәннәрне хөрмәтләү аш өстәлендә дәвам итте, соңыннан өлкәннәребез үзләренең теләкләрен  һәм чараларны оештыру өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

   

Шушы ай ахырына 2016 нчы елга планлаштырылган Әндереш авылындагы буага ремонт эшләре тәгәлләнә.

     

12 нче октябрьдә Бәкәбез, Әндереш һәм Октябрь авылы Яшьләр урамында шлагбаумнарны урнаштыру тәгәлләнде.

15 нче октябр көнне Ык агрофирмасы составында, Әмәкәй, Иске Карамалы һәм Рус Шуган авыл җирлекләре катнашында Чаллы халкына авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде, ярминкә Автозавод районында үткәрелде.

 

20 нче октябрь  көнне "Мост" юллар төзү оешмасы урамнарны өченче тапкыр грейдирлау үткәрде һәм шуның белән бу елга үзара салым буенча каралган, җәйге чорда юлларны карау эшләрен төгәлләде.

   

24 нче октябрь көнне Октябрь авылында Парк территориясендә һәм элекке карьер урынында агач утырту өчен әзерлек эшләре башкарырлды.

 

28 нче октябрь көнне Бәкәбез авыл клубында эшләп килүче "Нур" балалар театры Нәби Дәүлинең "Җырлап узган җәй" исемле пьессасын сәхнәләштерде.

 

2016 елда үзара салым да каралган эш төрләре буенча Октябрь авылындагы Парк территориясендә койма тоту эшләре бара.

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 8 ноябре, 09:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International