октябрь ае яңалыклары

1 нче октябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында өлкәннәр көненә багышланган "Ә йөрәк һаман яшь" исеме астында чара булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубында Сөмбелә бәйрәме узды.Укучылар "Көзге бакчада" дигән әкият күрсәттеләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Карамлы авыл мәдәният йортында экология сәгате узды. Биредә викторина һәм яшелчәләрдән ясалган экспонатлар күргәзмәсе узды.

 

 

 

 

 

 

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Иске Карамалы мәдәният йортында  29 сентябрь көнне медицина хезмәткәрләре өчен “Күңелебез һаман яшь икән” исеме астында хөрмәтләү кичәсе узды.  Биредә  район шифаханәсе баш табибы Р. Морзаханов, район баш фельдшеры  Зифа Галиева җитәкчелегендә Иске Карамалы участок амбулаториясе коллективы, якын-тирә авыллардан өлкән яшьтәге медицина хезмәткәрләре катнашты. КСОШ укучылары концерт номерлары белән сәламләде. Катнашучылар исә үзләренең яраткан җырларын искә төшерделәр, шаян сорай-табышмакларга җавап бирделәр, яшь чактагы кебек дәртле итеп биеп алдылар- матур итеп ял иттеләр.

 

 

 

2 нче октябрь көнне Иске Карамалы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан чәй өстәле артында бик матур очрашу булды. Анда авыл советыннан, авыл мәдәният йортыннан һәм китапханәдән лаеклы ялга чыккан өлкәннәр чакырылган иде.

 

 

 

 

 

 

 

4 нче октябрь көнне Иске Карамалы авыл советы мәдәният йортында оешмалары беткән өлкәннәр өчен зур аш әзерләде. Бәйрәмдә Күбәк урта мәктәбе укучылары концерт куйды. Өлкәннәр үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар.

 

 

 

 

 

Районда гадәттән тыш хәлләр буенча укулар узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә игелекле хезмәтегездә иҗади уңышлар, тырыш укучылар, бәхетле, аяз көннәр телибез.

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәхси хуҗалыкларында савым сыерлар һәм 1 яшьтән артык кәҗәләр асраучыларга субсидияләр бирү башланды.

 

 

 

 

 

 

 Иске Карамалы китапханәсе каршында сигез ел эшләп килүче "Ихлас" әдәби-иҗат берләшмәсендә сөенечле хәбәр.Альфира Шәяхметованың "Авылда тудым"китабы дөнья күрде. Бу аның икенче шигырьләр җыентыгы. Беренчесе-"Эхма" дип атала.Сигез елга берләшмә әгъзалары сигез китап чыгардылар. Бишесе-Мәүлидә Арсланова иҗаты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Бүгенге көндә Мөслим районының  "Мост" төзү җәмгыяте Иске Карамалы авылында  ремонт эшләре белән мәшгуль.  Алар мәдәният йорты һәм магазин алдына асфальт җәйделәр. Шулай ук авылыбызның амбулаториясе каршына машиналар кую өчен урын ясалды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында информатика укытучысы Суфиәхмәтов И.В. 1-4 класс укучылары белән "Куркынычсыз интернет" темасына Бердәм дәрес үткәрде.Укучыларга флеш-презентация тәкъдим ителде.

 

 

 

 

 

 

7 нче октябрь көнне район үзәгендә, 21 нче октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Безнең Иске Карамалы авыл җирлеге бу ярминкәләрдә актив катнашты, төрле яшелчәләр белән сату итте.

 

 

 

 

 

 

  1. Урманда тревога!

Гражданнар оборонасы көненә 85 ел тулу уңаеннан Иске Карамалы балалар бакчасында ГХМ хезмәткәрләре белән очрашу булды. Очрашу "Урманда тревога" дигән мультфильм карау белән тәмамланды.

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы балалар бакчасына кунакка Баек булекчәсенең МЧС хезмәткәре Фарухшин Р.Р.килде. Ул балаларга янгын турында сөйләде,янгын сүндерүчеләрнең эше белән таныштырды.

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 23 октябре, 12:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International