Октябрь яңалыклары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  15 октябрь көнне “Рябинушка” урыс халык фольклор ансамбле “Татарстан – безнең йортыбыз”  дип исемләнгән зона конкурсында катнашты  Һәм 4 ноябрьдә  Казан шәһәрендә узачак  финалга чыкты.

 

  12 октябрь көнне Олы Чакмак авыл җирлегендә КВН конкурсының зона ярышлары булып узды, анда Михайловка авыл җирлегенең “МУР” командасы катнашып беренче урынны яулады һәм район  конкурсына үтте.

 

     1991 елдан башлап 1 октябрь –   Өлкәннәр көне    итеп билгеләнде.  Михайловка авыл җирлегендә дә  3 октябрь көнне  Өлкәннәр көне булып үтте.  Бу чарага Мөслим районы мәдәният йорты артистлары  килеп әби-бабайларыбызны котладылар.  Шулай ук “Рябинушка”  фольклор ансамбле һәм кечкенә классларда укучы балалар да чыгыш ясады. Михайловка авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Латыпова Гөлҗиһан  һәм урыслар җәмгыятеннән  Светлякова Галина  чараны үткәрүдә катнашканнарга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр

Соңгы яңарту: 2019 елның 28 октябре, 10:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International