Сентябрь ае яңалыклары

"Саумы, сөйгән мәктәп!" 1 нче сентябрь бәйрәмнәре шундый девиз астында үтте. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча район олимпиадалары призерлары грамоталар һәм РОНО вәкилләреннән котлау сүзләре алдылар. Җәй көне авыл җирлеге территориясендә хезмәт куйган балаларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, мәктәп кыңгыравы яңгырады, кемгәдер беренче тапкыр, кемгәдер соңгы уку елында.

 

 

 

 

 

В рамках «Дня памяти и скорби», посвященного трагедии 2004 года в Беслане в 1-11 классах МБОУ "Кубяковская СОШ" проведены воспитательные часы по теме «Помним. Скорбим» В 8 классе классный час провела председатель ОРК Биктимерова А.Г

 

 

 

 

 

 

5 сентябрь - Халыкара мәрхәмәтлелек көне, шул уңайдан Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры Биктимерова Ә.Г. беренче сыйныф укучылары белән аңлатмалы әңгәмә уздырды: биредә бер-береңә, тирә-юньдәгеләргә кулыңнан килгәнчә ярдәм итү, үзара мәрхәмәтле булу турында сөйләшенде.Соңыннан балаларга игелекле эшләрен сүрәтләү өчен рәсем дәфтәрләре бүләк ителде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

         2010 санлы Иске Карамалы сайлау участогы буенча сайлаучылар исемлегенә 753 сайлаучы теркәлгән иде.

Алар арасында шушы көннәрдә 100 яшен тутыручы Кәримова Фәһимә Кәрим кызы да бар. Бүген ул ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау өчен өендә тавыш бирде. Шәхси гаризасы нигезендә аның янына 2010 санлы сайлау участогы членнары килде һәм тавыш бирү мөмкинлеге тудырдылар. Кәримә апа 100 яшен тутырырга җыенса да үз акылында, бик оста сөйләшә. Ике бюллетеньне күчмә урнага салганда ул теләкләрен дә җиткерде:

– Ил-көннәребез тыныч булсын, депутатларыбыз тырышып эшләсеннәр, сәламәт булсыннар. Бүгенге тормышыбыз әкият дөньясына тиң, кадерен белегез, балалар. Дус, бердәм булып яшәгез, - диде ул.

 

 

 

2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкәләтле органнарына депутатлар өстәмә сайлаулар үтте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Карамалы мәдәният йорты директоры Әнисә Биктимерова Күбәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән "Беслам шәмнәре" бердәм тематик сәгате уздырды. Биредә Беслан һәм башка террористик вакыйгалар турында сөйләнде һәм аларда вакытсыз гомерләре өзелгәннәр искә алынды. Бу афәтләрне булдырмау өчен үзара аңлашып яшәргә кирәклеге искәртелде. Мондый вакыйгаларда калган очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.

 

 

 

 

Күбәк урта мәктәбендә "Елмаю бүләк ит"акциясе."ЅаМоѕтоятельные дети" проектында катнашучылар  Күбәк урта мәктәбенең укучыларына "Елмаю белән ит!" республика акциясен үткәрделәр. Изге теләкләр язылган йорәкләр бүләк иттеләр.

 

 

 

 

 

 

«Нечкәбил-2019» конкурсы һәм «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында 14 сентябрь көнне Менделеевск районында Татарстан гаиләләре Фестивале узды. Һәм менә инде 15 тапкыр конкурс һәм Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль районнары ярдәме белән үткәрелә. Җәмгыять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булып торган Татарстанның 33 Район һәм шәһәреннән барлыгы 47 гаилә кунакларны үзләренең гаилә бәйрәмнәренә чакырдылар. Безнең Мөслим муниципаль районыннан фестивальдә безнең җирлектә туып үскән Гүзәл Рахимуллиналар гаиләсе катнашты һәм «Гаилә тарихы» номинациясендә җиңүче булдылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

     17 сентябрь көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә республика язучылары делегациясе белән очрашу узды. Алар Түреш зияратында булдылар һәм Күбәк урта мәктәбендә укучылар белән очраштылар. Балалар  шигырьләр укыдылар, язучыларга узләренең сорауларын бирделәр.

 

 

 

 

 

 

 

ООО Август-Мөслим  белән төзелгән договор нигезендә, халыкка пай җирләре өчен өләшү максатында салам әзерләү башланды.  21 сентябрь көнне Иске Карамалы авыл җирлегенә кергән җир пайлары хуҗаларына, "Август-Мөслим"  аграфирмасы салам таратты. 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры "Экстремизмга - юк!" һәм "Сак булыгыз, җәяүле!" айлыгы кысаларында Күбәк урта мәктәбендә очрашу-әңгәмә үткәрде, беренче сыйныф укучыларына "Юл кагыйдәләре" исемле белешмәлек тапшырды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

            Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында Иске Карамалы авыл мәдәният йорты "Без - табигать балалары" берләшмәсе "Кояшкай" балалар бакчасында "Яшел алан" театральләштерелгән күренеш белән чыгыш ясады, балаларга Җир анабызның мәрхәмәтлелеге һәм аны саклау мөһимлеге турында аңлатты.

 

 

 

 

Иске Карамалы авылында гомер кичерүче Фәгимә әби Кәримова 27 нче сентябрь көнне үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Фәгимә әбигә 100 яшь тулды.  100 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләр тапшырдык, изге теләкләр теләдек.  

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 30 сентябре, 10:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International