Декабрь ае яңалыклары

  

Декабрь ае башы илкүләм инвалидлар Декадасы буларак билгеләп үтелә, шул уңайдан безнең җирлектәдә, җирлек депутатлары һәм барлык бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикләнгән авылдашларыбызның өйләрендә булдылар, яшәү шартлары белән таныштылар һәм ярдәм күрсәттеләр.

 

 

  

09-11 нче декабрь көннәрендә Октябрь авыл җирлегендәге барлык авылларда да 2020 нче елга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча халык белән очрашу-җыелышлар үтте.

  

 

11 нче декабрь көнне Октябрь мәдәният йортында Октябрь авылы "Балкыш" театры коллективы авылдашларга һәм килгән кунакларга Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" исемле драмасын тәкъдим итте.

 

13 нче декабрь көнне Бәкәбез авылы клубында Бәкәбез һәм Сөякәй тамашачылары өчен, якташ язучыбыз Ф.Садриевның "Сиңа гына әйтәм" комедиясе сәхнәләшетерелде.

     

19 нчы декабрь көнне җөмһүриятебез башкаласында ТР муниципаль берәмлекләре Советының 14 нче съезды үтте, аның эшендә районның барлык авыл җирлекләре башлыклары һәм район администрациясе җитәкчелеге катнашты. Съездан соң, Бөтендөнья күләмендә Эшче профессияләре белән бәйле ярышлар узган  - Казан ЭКСПО да, 2020 нче елда зурлап билгеләп үтеләчәк ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган чараларга, Татарстан Республикасы Президенты Минниханов Р.Н. тарафыннан старт бирелде. 

   

24 декабрь көнне Октябрь башлангыч мәктәбе балалар бакчасы коллективы белән берлектә, 2020 нче елны каршылау бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм әти-әниләр, килгән кунаклар өчен бик нык ошады, алар барсы да балаларның чыгышларыннан бик тә канәгать калдылар һәм бик зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

30 нчы декабрь көнне Бәкәбез авылы клубында 2020 нче елны каршы алу бәйрәм-тамашасы узды. Клубның берникадәр тыгын булуына карамастан, тамашачы рәхәтләнеп күңел ачты, бәйрәм итте.

  

31 нче декабрь көнне Октябрь авылы мәдәният йортында авыл җирлеге һәм кайткан кунаклар өчен 2020 нче елны каршы алу бәйрәм тамашасы - Бал маскарад үтте. Бәйрәмдә авыл кешесе һәм кунаклар рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында лоторея уены оештырылды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 9 гыйнвары, 08:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International