Сентябрь - 2016

 

 

 

 

 

 

1 нче сентябрь көнне Симәк төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм аның филиалларында Белем көне үткәрелде. Укытучыларга һәм укучыларга агымдагы уку елында зур уңышлар телибез.


 

 

 

 

 

 

 

2 нче сентябрь көнне Краснояр авылы мәчете янында өмә узды. Анда җирлекнең учреждение эшчеләре катнашты.


 

 

6 нчы сентябрь көнне Симәк һәм Торыш авылларында Халык җыеннары узды. Монда районыбыз Башлыгы Р.Х. Муллин катнашты. Җирлегебез Башлыгы Р.А. Садертдинов эшләнгән һәм эшләнәчәк эшләр тәртибе беләр таныштырды. Рамил Хәмзович районның экономик хәле, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар якынлашуы, безнең республикада эшләп килүче программалар,  эшләнгән эшләр һәм  киләчәккә башкарыласы  эшләр   белән таныштырды. Җыенга килгән халык үзләрен борчыган сорауларын бирделәр: юлларга ремонт үткәрелүе, җәйге чордагы су проблемалары.


 

 

 

 

 

 

 

 

      Хөрмәтле авылдашлар һәм җирлегебез кунаклары! Сезнең барыгызны да 11 нче сентябрь көнне Красный Яр  авылында ачылучы Мәчет тантанасына чакырабыз. Башлана 11.00 сәгатьтә.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Красный Яр авылында мәчет ачылу тантанасыннан күренешләр.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Красный Яр авылында үзара салым акчасына зияратта инвентарь өе салына башланды.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Елгабаш авылы зияратының 240 метр өлеше уратып алынды.


 

 

 

18 нче сентябрь көнне җирлегебездә сайлаулар уңышлы узды.


 

 

Красный Яр авылы зияраты коймаларын яңарту эшләре башланды.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

25 нче сентябрь көнне җирлектәге карт агачларны кисү башланды. эшне ООО Фирман башкара.


 

 

 

 

 

 

 

Красный Яр авылы халкы яңа ачылган "Габделхәбир" мәчетенә бик теләп йөри һәм аны төзеткән Р.Г.Хабировка зур рәхмәтләрен җиткерә.


 

Соңгы яңарту: 2016 елның 29 сентябре, 07:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International