Электр белән тәэмин итү бүлекчәсе

       Мөслим районы территориясен электр энергиясе белән тәэмин итүне Яр Чаллы зонасы УЭСы башкара. РУЭС район халкына бик күп төрле информацияләр: телекоммуникатив челтәр  үсешен, IP-телефония, корпоратив челтәр, ADSL, xDSL,  Dial-Up интернет технологияләрен тәкъдим итә. Октябрь аена районны телефонлаштыру 100 кешегә 33,8 % туры килә. 24 авыл җирлегендә телефон станцияләре эшли, шуларның 14 – электрон. 2006 нчы елда башка станцияләрне дә электронга күчерү планлаштырыла. Район үзәгендәге барлык иске 2570 телефон ноктасы цифрлыга күчерү төгәлләү алдында. “Мөслим – Иске Карамалы” юнәлешендә оптоволокон чыбыгын урнаштыру төгәлләнде.

      2005 нче елда Мөслим РУЭСы тарафыннан телефон элемтәсен үстерү максатында зур эш башкарылды.

·          Тойгелде һәи Игенче авылларына телефон кертү өчен  ВПТС төзелде;

·         Татар Бүләре, Әмәкәй авылларында АТСлар М-200 электрон станцияләренә алмаштырылды;

·         Т.Табын, Баланны, Баек авылларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларгы һәм инвалидларына  АТСЛар киңәйтелгән электрон станцияләренә алыштырылды;

·         Үрәзмәт, Иске Карамалы авылларында телефон челтәрен җир астыннан үзгәртелде, шулай ук Яңа Карамалы авылында АТС 64 номерга , Метрәй авылында 112 номерга үзгәртелде;

·          475 телефон кертелде, шуларның 22 се Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларына, оешмаларга – 68, торак йортларга  – 407;

  • районда шәһәрара бәйләнеш өчен Яр Чаллы АМТС белән 4 синхрон түгәрәккә  тоташтырылды, бу өзлексез эш өчен удайлы;
  • районның 20 гомуми белем бирү мәктәбе Интернет челтәренә чыгу өчен СПД аппаратына тоташтырылды;
  • Тат.Бүләр, Тойгелде авылларында АТС урнашкан биналарга евроремонт үткәрелде.

       2007 нче елда 8 җирлектә М-200 электрон станциясе урнаштырылды.  Хәзерге вакытта районда 32 электро телефон станциясе бар. 3 торак пунктта элемтә линияләренә капиталь ремонт үткәрелде. 2 торак пунктта элемтә линияләре төзелде. 25 км озынлыкта җир асты элемтә линияләре үткәрелде.

      64 торак пунктта универсаль таксофон, 19 торак пунктта Интернетка коллектив тоташу пунктлары урнаштырылды. Бу эшләрне башкару  өчен, 31 км җир асты кабельләре сузылды.

       2007 нче елда 355 телефон кертелде. Шул исәптән: хезмәт ветераннарына -200, “Мәгариф” программасы буенча авыл мәктәпләренә – 18 телефон. ADSL  технологиясе буенча Интернеттан  239 абонент файдалана, барлык Интернеттан файдаланучылар – 364.

       Районда “МТС”, “Билайн”, “Мегафон” кәрәз челтәрләре үз хезмәтләрен күрсәтәләр.

Соңгы яңарту: 2014 елның 30 октябре, 16:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International