ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

2017 ел - ТР да экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Метрәй авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектэ балалар белән "Салкын Чишмә" гә экскурсия оештырдылар. Табигать кочагында балалар белән җылы әңгәмә уздырылды, төрле кызыклы уеннар оештырылды.

 

Крәш Шуран авыл мәдәният йортында авыл яшьләре белән "Без наркоманияга каршы!" исемле әңгәмә узды.

Симәк авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен "Каникулда да укыйбыз" исемле чара уздырылды.

Краснояр авыл клубы мөдире язгы каникул чорында мәктәп укучылары белән өстәл уеннары оештырды.

Симәк авыл мәдәният йорты спорт мәйданчыгында "Сәламәт булыйк!" дип исемләнгән спорт ярышы булып узды.

Яңа Сәет авыл мәдәният йортында балалар катнашында "Күңелле стартлар" уены үтте. 

25 март көнне Дусай авыл мәдәният йорты директоры мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзаянова Сәрмәдия Әхтәм кызын бәйрәм белән тәбрикләде.

Бюджет өлкәсе объектларында энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте

Тәрбиягә бала алган гаиләләр буенча рейдлар

Сал.Мухан авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан теннис ярышлары булып үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International