ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Мәлләтамак авыл мәдәният йортында Азнакай районы Актүбә поселогының "Өмет" коллективы чыгыш ясады. Мөмкинлекләре чикләнгән артистлар булуларына карамастан алар бик матур һәм бай эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Тамашачылар аларга чын күңелдән сәламәтлек теләделәр.

Югары Табын авылы китапханәчесе театр көне уңаеннан "Әллүки"  балалар бакчасы нәниләре белән "Үзебез театр уйныйбыз" исемендә әдәби иртә үткәрде.

Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Кичә биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында халык йолалары белән таныштырылды,төрле уеннар уйнатылды. Балаларга күчтәнәчләр бирелде, бәйрәм  чәй табыны янында дәвам итте.

Бәкәбез авыл клубында "Хуш киләсең Нәүрүз!" бәйрәме үтте.

27 март - Халыкара театр көне уңаеннан Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә театр сөючеләр белән очрашу үткәрделәр. Театр сөючеләр авыл, район һәм Татарстан театрлары белән таныштырылды. Авыл мәдәният йортында эшләп килүче "Салават купере" балалар тугәрәге тарафыннан халык игътибарына "Шалкан" исемле татар халык әкияте курсәтелде. Шулай ук "Нур" театры "Әби һәм малай" дигән скетч курсәтте.

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Илшат Ибраһимов һәм Эльмира Галиева укучылары белән Яр Чаллы шәһәрендә узган VII Республикакүләм «Праздник свистуньи» конкурсында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International