ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Крәш. Шуран авыл мәдәният йорты алдында " Хуш киләсең, Нәүрүз! " исемле бәйрәм узды.

Яңа Сәет авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәменә багышланган чара үткәрделәр. Алар балаларны Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышы, тарихы, үткәрү гореф-гадәтләре белән таныштырды. Соңыннан балалар ике командага бүленеп иҗади уеннарда катнаштылар. 

Елгабаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан түгәрәк өстәл артында чара үткәрелде.

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында "Спид" темасына тематик дискотека булып узды.

Баланлы авыл мәдәният йортында "Безгә бүген яз килде" исемле бәйрәм узды. 

Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә балалар бакчасы нәниләре белән "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр.

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән түгәрәк өстәл артында чара үткәрелде.

Халыкара театр көне уңаеннан Яңа Усы авылы китапханәчесе “27 март – Халыкара театр көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.

Метрәй мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, балалар белән "Нәүрүз" бәйрәме узды. Бәйрәм кунелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. 

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Почемучки" клубының утырышы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International