27 нче апрель көнне спорт мәктәбендә бадминтон буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте. Бәйгедә 40 укучы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1-3 класс кызлары арасында беренче урынга Камилә Шакирҗанова (Түбән Табын), икенче урынга Чулпан Янгирова, Илнара Усманова (спорт мәктәбе), малайлар арасында Ислам Садриев беренчен , Камил Хафизов икенче (О.Чакмак), Раиф Вәлиев өченче урынга лаек булдылар.
4-6 нчы класс укучылары арасында җиңүчеләр: Алинә Сабирова (О.Чакмак),Фатыйма Хәбибуллина (спорт мәктәбе), Язилә Габидуллина (Олы чакмак), Ринас Ханов, Зөлфәт Әхмәтҗанов (спорт мәктәбе), Нурислам Нургалиев (Т.Табын).
7-9 нчы класс егетләре һәм кызлары арасында җиңүчеләр: Алия Шәйхуллина, Ралина Валиева (спорт мәктәбе), Гөлүзә Ахмадиева (Олы Чакмак), Айнур Залилов, Нурислам Шәйхуллин Нурислам, Ислам Фархутдинов (спорт мәктәбе).
Җиңүчеләргә спорт мәктәбе исеменнән грамота тапшырылды.
Тренерлар: Гиздуллина Г.Ф., Ханов И.Р., Фасхиева С.М., ,Вәлеев Ф.У.