Ветераннар Җиңү көне белән котлаулар кабул итте

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фатхуллина районыбызда яшәуче Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгы исеменнән бәйрәм открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бүгенге көнгә районыбызда нибары 3 Бөек Ватан сугышы ветераны: Хаертдин Мөхәмәтов, Салих Госманов, Кыям Низамов һәм 264 тыл ветераны калды. 

Кадерле ветераннарыбыз, исән булып, бүгенге тормышның рәхәтен күреп, кадер-хөрмәттә яшәгез әле. Илебез иминлеге өчен куйган тырышлыгыгыз өчен сезнең алда бик зур рәхмәтлебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International