"Игелекле икмәк" акциясе. 7 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Мизгел” яшьләр үзәге инициативасы белән “Игелек уят” ирекле отряды волонтерлары һәм район мөхтәсибәте ярдәме белән “Игелекле икмәк” акциясе оештырылды.

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

7 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Мизгел” яшьләр үзәге инициативасы белән “Игелек уят” ирекле отряды волонтерлары һәм район мөхтәсибәте ярдәме белән “Игелекле  икмәк” акциясе оештырылды. Әлеге чара «Без бергэ» җирле муниципаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Акция барышында тәмле пончиклар пешерү буенча мастер-класс үткәрелде, Мастер-класс барышында оештыручылар "Игелек уят" отряды волонтерлары өчен барлык эшләнмәләр дә бертөрле үлчәмдә һәм таркалмасын өчен ничек эшләргә сөйләделәр һәм иң мөһиме күрсәттеләр!. Яшь икмәк пешерүчеләр бик тәмле пешерү серләрен белеп кенә калмадылар, ә камыр ризыкларын пешерү процессына кушыла алдылар.

Соңыннан барлык продукция Мөслим авылында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырылды. Шулай ук волонтерларыбыз әби-бабайларны тантаналы шартларда бәйрәм белән котладылар һәм җылы носкилар тараттылар. Шатлыкның һәм рәхмәтнең чиге булмады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International