Февраль ае яңалыклары

 

7 нче февральдә Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында график буенча безнең авыл җирлегенең булачак смотр-конкурсына әзерлек эшләре бара.

 

5 нче февраль көнне кооперация эшчәнлеге турында укулар оештырылды, анда авыл җирлеге башлыклары һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашты.

6 нчы февраль көнне Октябрь мәдәният йортында, "Авылымның айлы кичләре" исемле район буенча авыл җирлекләре арасында оештырылучы, Октябрь җирлеге үзешчәннәре тарафыннан смотр-концерт программасы тәкъдим ителде, әлеге чыгыш тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

7 нче февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Октябрь авыл җирлге үзешчәннәренең "Авылымның айлы кичләре" исеме астында үтүче сморт-концерты кысаларындагы чыгышы Мөслим тамашачысына тәкъдим ителде. Тамашачылар тарафыннан чыгыш бик җылы кабул ителде.

 

10 нчы февраль көнне Октябрь башлангыч мәктәбендә, Октябрь авылы мәдәният йорты китапханәчесе белән берлектә, танылган татар шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 елга багышланган чара оештырылды.

 

10 нчы февраль көнне Октябрь авылында "Россия - чаңгы юлы 2018" кысасында, мәктәп укучылыры һәм теләге булган барлык авылдашлар катнашында, чаңгыда узышу оештырылды, әлеге чарадан катнашучылар, зур кәнагатьләнү хисе белән таралыштылар.

 

12 нче февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Мөслим муниципаль район Советының чираттагы III чакырылыш XXIII сессиясе узды.

 

13 нче февраль көнне Иске Карамалы мәдәният йортында "Йолдызлык" конкурсының зона туры үтте. Әлеге бәйгедә катнашып безнең конкурсантлар Мөслимдә узачак алдагы турга үттеләр.

15 нче февраль көнне Мөслим мәдәният йортында үзәк шифаханәсенең еллык отчеты узды. Отчетта барлык авыл җирлеге башлыклары да катнашты.

16 нчы февраль көнне район мәдәният бүлегенең 2017 нче елда эшләгән эшчәнлеге буенча отчет җыелышы узды, бу җыелышта да авыл җирлеге башлыклары катнашты.

16 нчы февраль көнне Октябрь башлангыч мәктәбендә беренче класс укучыларының Әлифба бәйрәме үтте. Бәйрәмдә укучылар үзләренең белем һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.

17 нче февраль көнне, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе спортзалында Мөслим районы авыл җирлекләре арасында XXVIII Кышкы спартакиадасының зона бәйгесе үтте, монда 4 авыл җирлеге катнашты: Әмәкәй, Баек, Яңа Усы һәм Октябрь җыелма командалары. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Яңа Усы командасы белән баллар тигез булсада беренче урыннар саны азрак булу сәбәпле, Октябрь җыелма командасы 2 нче урынга ия булды.

19 нчы февраль көнне район мәдәният йортында "Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу туры узды, аның нәтиҗәләре буенча бер номерыбыз финал турына үтте.

Октябрь авылы мәдәният йортында бәйләү түгәрәге үзенең эшен дәвам итте.

 

21 нче февраль көнне Октябрь башлангыч мәктәбе бинасында, Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе Хамматов А.З. җитәкчелегендә 2018 нче ел өчен үзара салымны җыю барышы буенча киңәшмә үтте.

22 нче февраль көнне Мөслим мәдәният бүлегендә "Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау туры узды. аның нәтиҗәләре буенча Равия Ханнанова 3 нче урынга ия булды.

23 нче февраль көнне Бәкәбез авылы клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде.

28 февраль көнне Октябрь авыл мәдәният йортында  Октябрь авыл җирлеге Советының III утырыш XXV санлы отчет утырышы узды. Отчет утырышы башланганчы  Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 3 марты, 11:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International