Июль ае яңалыклары

   6 нчы июльдә Түреш авылы Харрас чишмәсе буенда  “Түрешем-түр инешем” исемле үзешчәннәр, Түреш авылыннан чыккан егет-кызлар, оныклар һәм кайткан кунаклар катнашында ял концерты булды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

    Никахның мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыклау өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кебек бәйрәм барлыкка килде. Бүген, 8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Яңа Карамалы авыл клубында бәйрәм кичәсе узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

     Күбәк авылында яшәүче Камаловлар гаиләсе бала тәрбияләүдә әхлак нигезләрен тормыш рәвеше итеп  алулары, буыннан – буынга килгән гореф – гадәтләрне саклап калулары, үзара тату мөнәсәбәтләр, район һәм мәктәп тормышына гаиләдән зур өлеш керткән өчен ТР Мөслим  муниципаль районы мәгариф идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Районда рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында 19 июль көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында " Күркәм гаилә-ил күрке "дип исемләнгән тематик кичә узды. 60 ел бергә гомер иткән Галләмовлар гаиләсе, Тимергалиевлар-55, Харисовлар, Хаматуллиннар, Нуруллиннар - 50әр, Муллагалиевлар-40 ел бергә тормыш серләрен ачып җибәрделәр, тагын бер кат үзара хөрмәт, шәфкатьлелек һәм сабырлык-сакларга кирәк булган төп сыйфатларны раслады. Юбилярларны балалары, туганнары, авылдашлары, авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

20 нче июль көнне Яңа Карамалы авыл клубы ишек алдында "Безнең урам киленнәре" исемле урам бәйрәме үтте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубында 900 мең сумлык капиталь ремонт тәмамланды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Торак пунктларны төзекләндерү өчен җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучылары да җәлеп ителә. Ел саен безнең авыл җирлегендә егермегә якын бала мәшгульлек үзәге аша чистарту һәм төзекләндерү эшләрендә катнаша.

 

 


 

  

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 30 июле, 11:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International